Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Мәк” оператив кисәтү операциясе старт алды

Профилактик чараның беренче этабы 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Республикада наркотикларның  законсыз таралуына бәйле җинаятьләрне ачыклау, булдырмау һәм ачу максатыннан масштаблы “Мәк” оператив кисәтү операциясе старт алды. Профилактик чараның беренче этабы 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк. “Беренче этапта наркотик матдәләр кергән үсемлекләрнең законсыз чәчүлекләрен ачыклау һәм юк итү эше башкарыла. РФ Җинаятьләр кодексының 231 маддәсе нигезендә мәк һәм җитенне законсыз үстергән өчен хезмәткә түләүнең 700 минималь күләме кадәр штраф яки 3 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Мәк һәм наркотик матдәләр кергән кыргый үсемлекләрнең чәчәк ату һәм өлгерү чорында рейдлар дача һәм ярдәмче хуҗалык участокларына үткәрелә”, – дип хәбәр итә уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев