Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

“Мәк – 2025” республикакүләм операциясенең беренче этабы төгәлләнде

Профилактик чара барышында өч хокук бозу ачыкланды.

“Мәк – 2025” республикакүләм операциясенең беренче этабы төгәлләнде. “Операциянең максаты – наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү, ачыклау, мәк, җитен үскән урыннарны юк итү буенча чаралар күрү. Профилактик чара барышында өч хокук бозу ачыкланды. Наркотик матдәләр үстергән өчен 300 мең сумга кадәр штраф, хезмәт белән төзәтү эшләре яисә 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе нигезендә наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын, наркотик чаралар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз сатып алган, саклаган, ташыган, әзерләгән, эшкәрткән өчен 3-15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Наркотик матдәләр әзерләүчеләр, кулланучылар турында белсәгез, 2-42-02 номерына шалтыратып, район эчке эшләр бүлегенең дежур частена хәбәр итүгез сорала”, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев