Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды
Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров үткәрде
Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция-элемтә режимында узды. Утырыш эшендә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы - ТР буенча Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов, ТР Мәгариф һәм фән минитсры Илсур Һадиуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Шамил Гаффаров билгеләп үткәнчә, республикада юл хәрәкәте иминлеген арттыруга зур игътибар бирелә. Шуңа да карамастан юлларда юл-тарнспорт фаҗигаләрендә үлүчеләрнең саны артуын ассызыклап билгеләп үтте.
Рөстәм Гарипов агымдагы елның 8 аенда юлларда булган фаҗигаләр һәм хокук бозулар буенча нәтиҗә ясады.
Илсур Һадиуллин белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү һәм балаларда аларны камилләштерү буенча үткәрелүче чаралар, башкарылган эшләр белән таныштырды.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Нет комментариев