Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы старт алды!
«Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре һәм «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары Мөслим лицее һәм Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган түгәрәк өстәл уздырды
Очрашу гадәти дәрескә генә охшамаган иде: укучылар юл билгеләрен искә төшерделәр, төрле юл ситуацияләрен бергәләп анализладылар, бәхәсле очракларда дөрес карар кабул итәргә өйрәнделәр. Ә сораулар туган вакытта “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова ярдәмгә килде.
Иң сөендергәне — укучыларның юл кагыйдәләрен яхшы белүе! Алар юл билгеләренең мәгънәсен төгәл аңлаттылар, юлны кайда һәм кайчан куркынычсыз кичәргә мөмкинлеген сөйләделәр, хәтта бер-берсенә дөрес җавап табарга булыштылар.
Димәк, юл иминлеге кагыйдәләре балаларның күңелендә инде ныклап урнашкан. Мондый очрашулар аларга урамда һәрвакыт игътибарлы һәм сак булырга ярдәм итсен!
Фотолар – "Алдынгылар хәрәкәте"нең Мөслим бүлегеннән.
Нет комментариев