Ике райондашыбыз кырыкалдарлар корбаны булган
Иминлек

Ике райондашыбыз кырыкалдарлар корбаны булган

Мошенниклар “Вайлдберрис”, “Озон” яисә башка кибетне атап, телефонга килгән парольне сорый

Тагын ике райондашыбыз 1963 елгы ир-ат һәм 1952 елгы хатын-кыз кырыкалдарлар корбаны булган. “Мошенниклар “Вайлдберрис”, “Озон” яисә башка кибетне атап, телефонга килгән парольне сорый. Шул рәвешле Дәүләт хезмәтләре порталына үтеп, шәхси кабинеттан микрозайм рәсмиләштереп була. Телефонга килгән смс-кодларны беркемгә дә әйтмәгез! “Интернет-кибет аша әйбер алмаучыларны да “туганыгыздан бүләк”, “сөйгәнегездән сюрприз” дип, ышандырып, пароль алырга тырыша. Алданмагыз! Интернет-кибетләр клиентларына смс-җибәрми. Акчагыздан колак какмас, үзегез дә белмичә кредит алып, аны түләмәс өчен уяу булырга кирәк!” – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

Фото – Татар-информ архивыннан
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев