Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

28 октябрь. Бәйрәмне каршылап.

13нче механикалаштырылган күчмә колонна эшчәннәре Бөек Октябрь социалистик революциясенең 65 еллыгына хезмәт уңышлары белән киләләр. Менә берничә генә мисал. Калинин исемендәге колхозда 2 миллион 240 мең кубометр су сыешлы буа файдалануга тапшырылды. Бу объектны төзүдә мастер, ВЛКСМ члены В. Хамматов җитәкчелегендәге бригада зур тырышлык күрсәтте. Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү дә мөһим эш. Безнең оешма көче белән “Правда” колхозында 2 километр озынлыкта суүткәргеч төзелеп бетеп килә. Биредә коммунист С. Харрасов бригадасы эшли. Җиде кешедән торган бу коллектив бәйрәмгә кадәр суны колонкаларга китерүне максат итеп куйды.
М. Шәрипова.

Фото – «Мөслим-информ»


Нет комментариев