Мөслимдә «Мунчала йоласы» һәм Тукай әкиятләре: педагоглар өчен семинар
Кичә Мөслимдә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагоглар һәм методистлар өчен киңкырлы республикакүләм семинар узды
Кунакларны җылы каршы алган «Миләшкәй» һәм «Кояшкай» балалар бакчалары тәҗрибә уртаклашуның төп мәйданчыкларына әверелде. Әлеге учреждениеләр коллективлары хезмәттәшләре өчен эчтәлекле һәм бай программа әзерләде: ачык дәресләр, үзенчәлекле осталык дәресләре, алдынгы методик эшләнмәләр күргәзмәләре оештырылды.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр матур иҗади чыгышлар күрсәтеп кенә калмады, кунакларга халкыбызның бай мәдәни мирасына да якынаерга ярдәм итте. Семинарда катнашучыларның бер өлеше татар халкының борынгы «Мунчала әзерләү йоласы» белән танышса, икенчеләре Габдулла Тукайның үлемсез әкиятләре нигезендә сәхнәләштерелгән тылсымлы дөньяга сәяхәт кылды.
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең яңа ачылган заманча яңа актлар залында эчтәлекле һәм вакыйгаларга бай көнгә бәйрәм концерты матур йомгак ясады. Ул семинарда катнашучыларга онытылмаслык тәэсирләр, күтәренке кәеф һәм яңа педагогик казанышларга илһам бүләк итте.
Гөлназ Җәлилова фотолары.
Нет комментариев