Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Яшең җитмәсә, юлга чыкма!

Җәйге чорда юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Бу күп очракта балаларның ваемсызлыгы белән бәйле.

Олысы-кечесе нинди дә булса автотранспорт белән идарә итә. Җиңел машинада йөрергә өйрәнгән кеше йөк машиналары белән идарә итә алмаган шикелле, балаларга да электр самокатлары, скутерларда, мотоциклларда йөрү тыела.
– Ел саен мәктәпләрдә балаларга аңлату эшләре алып барабыз, әти-әниләр белән дә сөйләшәбез. Күпме генә сөйләсәк тә, җәйге каникуллар чорында самокатларда, скутерларда йөрү кагыйдәләрен бозучылар теркәлә. Узган атнада самокат белән идарә иткән үсмерне тоткарладык һәм әти-әнисенә хәбәр бирдек. Әти-әни, гаебен таныйсы урынга, балаларын яклап талаша башлады: “Самокатта йөрергә үзебез ризалык бирдек”, – диләр. Тик әти-әниләрдән ризалык соралмый! Самокатта йөрүнең закон белән расланган кагыйдәләре бар! – ди ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.
Бала ни сорый, шуны алып бирергә гадәтләнгән әти-әниләр үзләре үк закон боза түгелме?! Әти-әниләр тиеш булмаган урында юл аша чыккан баласын күреп шелтә ясыйсы урынга, үзләре дә аның артыннан йөгерә. Шофер туктап өлгерергә җитешсә ярый ла!.. Көтелмәгән хәл килеп чыгып, бала гарип калса яисә якты дөнья белән хушлашса, гомерлек үкенеч булачак бит.
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев