«Гаиләгә – төп юл» бәйгесе узды
Конкурста 7 гаилә катнашты
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, балаларда әлеге кагыйдәләрне үтәүгә омтылыш булдыру – балалар бакчасыннан ук башлана. Әлеге максатларда балалар һәм әти-әниләр катнашында төрле бәйгеләр, чаралар үткәрелә.
Бүген “Күбәләк” балалар бакчасында шундый чараларның берсе узды. Биредә “Гаиләгә – төп юл” исемле конкурс үтте. Бәйгене Сарман һәм Мөслим районнары буенча "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова ачты.
Район Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъдәнов юл йөрү кагыйдәләрен бала чактан ук балаларга өйрәтүнең мөһимлеген искәртте. Конкурста район үзәгендәге балалар бакчаларыннан һәм Иске Карамалы авылының “Кояшкай” балалар бакчасыннан 7 гаилә катнашты.
Гаилә составында әти, әни һәм бала үз гаиләләренең юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен, юллардагы кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеге буенча булган бәйгеләрдә көч сынаштылар, үзләренең гаиләләрен тәкъдим иттеләр.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Нет комментариев