Быел юлларда 161 кеше һәлак булган
2026 елның алты ае эчендә республикада 1540 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән
Аларда 161 кеше һәлак булган, 1867 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Иң күп теркәлүче юл-транспорт фаҗигаләренең төп төрләре: каршы як юл полосасына чыгу, һава шартлары начар булу сәбәпле юлдан төшеп китү һәм җәяүлеләрне бәрдерү, ди ДАИ хезмәткәрләре.
Алты ай эчендә җәяүлеләр катнашындагы 72 юл-транспорт фаҗигасендә 1 кеше һәлак булган, 73 җәяүле төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
– Җәяүлеләр – юл хәрәкәтенең тулы хокуклы, әмма иң зәгыйфь катнашучысы. Алар да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Юл-транспорт фаҗигасе булганда, беренче чиратта җәяүлеләр зыян күрә. Шуңа “светофорның яшел уты янды” яки “мин – җәяүлеләр юлында, машиналар миңа юл бирергә тиеш” дип, ашыкмагыз. Гомерегезне куркыныч астына куймагыз, автомобильләрнең туктап беткәнен көтегез, – ди РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов.
Хәрәкәт иткәндә, төп игътибар юлда булырга тиеш! Колакчыннар аша җыр тыңлап, үзара яки телефоннан сөйләшеп бару игътибарны читкә юнәлтә, ди белгечләр. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар куллану мөһим. Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрендә 61 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Җәйге чорда балаларның имгәнү куркынычы, шул исәптән юл-транспорт фаҗигаләрендә зыян күрү очраклары да арта. Моңа балаларның әти-әни игътибарыннан читтә калуы да тәэсир итә. Быел республикада балалар катнашында 206 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 6 бала һәлак булган, 221 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган ел җәйге чорда гына да Татарстанда 16 баланың гомере өзелгән! Быел бер ай эчендә – ике, ел башыннан 6 бала һәлак булган! 6 баланың бишесе автомобильдә пассажир булган, берсе питбайк йөрткән.
– Балалар – күпвакыт юл-транспорт фаҗигаләренең “заложниг”ы. Пассажир балалар юлдагы вәзгыятькә йогынты ясый алмый. Әмма, юл-транспорт фаҗигаләре булганда, беренче чиратта балалар зыян күрә! Шуңа балаларны автомобильдә махсус креслода йөртергә кирәк. Икенче проблема – әти-әниләр балаларына транспорт алып биреп, үзләре үк аларны куркыныч астына куя. Мототранспортта махсус мәйданчыкларда гына йөрергә мөмкин, ә балалар юлда йөри, – ди Рөстәм Гарипов.
Балада юл хәрәкәтенә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү – өлкәннәр бурычы. Әти-әниләр, баланы саклык кагыйдәләренә өйрәтү белән бергә, үзләре дә үрнәк күрсәтергә: юл хәрәкәте таләпләрен төгәл үтәргә тиеш!
Республикада иминлекне тәэмин итү өчен барысы да эшләнә. Юл-транспорт фаҗигаләренә сәбәп булырлык куркыныч юл чатлары, борылышлар юк, ди белгечләр. Юл билгеләре әледән-әле яңартылып тора. Юллар торышы яхшы. Әмма юллар яхшырган саен машина йөртүчеләр дә тизлекне ныграк арттыра кебек. Тик, автомобиленең егәрлеген сыныйм дип, машина йөртүчеләр язмыш белән көч сынашуын һәм иң кадерлесе – үзенең һәм якыннарының гомерен куркыныч астына куюын оныта.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев