Бүләк гомерне кисмәсен
Соңгы берничә елда балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләренең саны арту күзәтелә.
Фаҗигаләрнең күпчелеге балаларга әти-әниләре бүләк иткән кыйммәтле уенчыклар: скутер, мопед, квадроцикл һәм спорт мотоцикллары, электросамокатлар белән бәйле.
Татарстан Республикасында юл һәлакәтләренең торышы турындагы пресс-конференциядә ТР Баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов борчылуын белдерде.
– Җәй башланырга өлгермәде, 8 кешене югалттык. 57 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Балаларына кыйммәтле бүләк ясаган яки аны алырга әзерләнүче әти-әниләргә мөрәҗәгать итәбез: балаларыгызның сәламәтлеге – сезнең кулда, онытмасагыз иде. Кыйммәтле мототехника: скутер, мопед, квадроцикл, спорт мотоциклы, электросамокат уенчык түгел, ә үлем бүләкләре. Мондый транспорт идарә итү күнекмәләре булуны һәм җаваплылык таләп итә, ә бу яшүсмерләрнең бик азына гына хас. Ике тәгәрмәчле техниканың тотрыксызлыгы, рульдәге балаларның “экипировка”сы булмау, тәҗрибәләре җитмәү төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Балалар транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырырга тиеш түгел. Әти-әниләр бала үлеменә китерерлек уенчык сатып алмасын иде, – диде ул.
Конференциядә юл-транспорт фаҗигаләре булган урыннардан видеосюжетлар да күрсәтелде. Һәлакәтләрнең барысы да транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәмәве, саклану чараларын кулланмавы, дөрес тизлек сайламавы, игътибарсызлыгы һәм саксызлыгы нәтиҗәсендә булган.
29 майда тагын бер фаҗига булды. Бөгелмә районында питбайк белән идарә итүче 14 яшьлек кыз баганага бәрелә. Ул урында ук һәлак була. Аның 13 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, питбайкны малайның әти-әнисе алган. Фаҗига булган көндә рульгә күрше кызы утырган.
Фото: Татар-информ
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 5 июнь санында танышырга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев