Берәүгә дә ышанмагыз!
Иминлек

Берәүгә дә ышанмагыз!

Райондашларыбызга килгән зыян суммасы 2 миллион 100 мең сум тәшкил итә. Быел шушы юнәлештәге 22 җинаять эше ачылган, зыян күргән бер кешегә акчаларын кире кайтарганнар

Татарстанда иң популяр схемаларда мошенниклыклар үзләрен “банк хезмәткәрләре” яки “хокук саклаучылар” дип таныштыра.

– Сценарий һәрвакыт диярлек куркытуга корыла: “сезнең счеттан акча урларга тырышалар”, “сезгә кредит рәсмиләштерәләр”, “акчаны куркыныч янамаган счетка күчерергә кирәк”. Мошенниклар, телефон экранында банк яки ведомствоның реаль номеры чагылсын өчен, номерларын алыштыра, ышандырырлык итеп сөйли, ашыктыра, уйларга ирек бирми. Татарстанда мондый шалтыратулар гражданнарның акчасын югалтуына төп сәбәпләрнең берсе булып тора, – ди рай-он эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

Фишинг һәм ялган сайтлар да кәкре каенга терәтә. Җинаятьчеләр банкларның, маркетплейсларның, дәүләт хезмәтләре сайтларының күчермәләрен булдыра һәм сылтамаларны мессенджерларга яки почта аша җибәрә. Максат – СМС рәвешендә килгән логинны, парольне, карта мәгълүматларын, кодларны алу.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 17 сентябрь саныннан укыгыз. 

Фото – Татар-информ


Нет комментариев