Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Балаларның иминлеген тәэмин итү – уртак бурыч

Мөслим районында балаларның иминлеген тәэмин итү өчен нинди профилактик чаралар үткәрелә?

Җәйге каникулларда балаларның юл-транспорт травматизмы куркынычы арта. Мөслим районында балаларның иминлеген тәэмин итү өчен нинди профилактик чаралар үткәрелә? Дәүләт автоинспекциясенең Мөслим районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Феликс Мәгъданов белән шул хакта сөйләштек.

– Феликс Мияссәрович, каникуллар җитү белән балалар күп вакытларын урамда үткәрә. Аларны фаҗигаләрдән ничек сакларга?

– Бу чорда төрле чаралар комплексы планлаштырылган. Мәктәп яны лагерьларында укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәбез. Балалар мәйданчыкларында, паркларда һәм ял зоналарында патрульлек итүне көчәйтәбез, педагоглар һәм әти-әниләр белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып барабыз. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә социаль челтәрләргә материаллар, видеороликлар куела. Яшь юл инспекторлары катнашында тематик акцияләр дә оештырыла. Яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануга аерым игътибар бирәбез: ата-аналарга һәм балаларга тәүлекнең караңгы вакытында фликерлар йөртү кирәклеген искәртәбез.

– Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре буенча статистикага да тукталып үтик әле...

– Быел балалар катнашында 158 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 3 очракка күбрәк. Фаҗигаләрдә өч бала һәлак булган. Юл -транспорт һәлакәтләрендә тән җәрәхәтләре алган балалар саны – 170. Пассажир балалар катнашында 57 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 4 тапкыр күбрәк! Әлеге фаҗигаләрдә 2 бала һәлак булган, 68 бала җәрәхәтләр алган.

– Феликс Мияссәрович, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре нәрсәдә?

– Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре: юлның тиешсез урынында яки светофорның тыю сигналына юл аша чыгу, көтмәгәндә юлга чыгу, юл кырыенда уйнау, велосипедта, самокатта йөргәндә кагыйдәләрне үтәмәү, өлкәннәр тарафыннан балаларга контроль булмау. Болар барысы да һәлакәткә илтүче факторлар булып тора.

– Юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү өчен кем җаваплы?

– Балаларның иминлеге өчен беренче чиратта әти-әниләр җавап бирә. Юл йөрү кагыйдәләрен белсәләр дә, балаларга аларны кабат-кабат искә төшереп торырга кирәк. Баланың киемендә, рюкзагында яки сумкасында яктылык кайтаручы элементлар булсын! Мәктәпкә, паркка, кибеткә, спорт мәйданчыгына имин маршрут турында фикер алышыгыз. Юл аша чыкканда колакчыннар һәм гаджетлар куллануны чикләгез! Балалар уйный торган урыннарны күзәтеп, тикшереп торыгыз. Машина юллары янында уйнарга ярамавын даими искәртеп торырга кирәк. Бала велосипедта, самокатта йөри икән, аның саклану экипировкасын куллануына, кагыйдәләрне белүенә һәм үтәвенә игътибар итегез. Юлларда игътибарлы булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Балаларның иминлеге – уртак бурыч. Иминлекне уртак тырышлык белән генә тәэмин итә алабыз.

Әңгәмәдәш – Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев