Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Автобусың тәртиптәме?

11 августта республикада ”Автобус” операциясе башланды. Ул 20 августка кадәр дәвам итәчәк. 

Чара барышында мәктәп автобуслары һәм пассажирлар йөртүче автобусларга игътибар зур булачак.
–  “Автобус” операциясенең максаты – кагыйдәләр бозуны киметү һәм гражданнарның иминлеген саклау. Узган елгы профилактик чара барышында техник яктан төзек булмаган автобус белән рейска чыкканнары өчен ике автобус шоферына беркетмә төзелде һәм транспорт чаралары махсус стоянкага куелды, – дип хәбәр итә ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Җирлегебездә 34 автобус теркәлгән, шуның 13е балаларны йөртә. 
Автобусларның идарә итү һәм тормоз системасының төзек булмавы, шулай ук пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланса, шоферга административ җәза билгеләнә һәм техниканы төзек хәлгә китерү өчен билгеле вакыт бирелә.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев