Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

“Җәяүле” операциясе 7 декабрьгә кадәр дәвам итә

Юлны тиешле булмаган урында яисә светофорның кызыл сигналына чыккан 10 җәяүлегә 500әр сум күләмендә штраф салынды

Республика юлларында җәяүлеләр белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең артуын исәпкә алып, “Җәяүле” операциясе 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Оператив-профилактик чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. “Юл кичүендә җәяүлеләрне үткәрмәгән өчен 15 шоферга 1500-2000 сум күләмендә административ беркетмәләр төзелде. Юлны тиешле булмаган урында яисә светофорның кызыл сигналына чыккан 10 җәяүлегә 500әр сум күләмендә штраф салынды. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең яктылыкны кире кайтара торган элементлары булмау борчый. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү – юл хәрәкәтендә катнашучылар иминлегенең нигезе булуын онытмагыз!” – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото – «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев