Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

1978 елгы райондашыбызның җиңел автомобиленнән 56 миллиграмм киндер орлыгы һәм электрон үлчәү табылды

Ир-атка ике елга кадәр шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү яный

Наркотиклар куллану, тарату, сату җинаять җаваплылыгы белән яный. Узган атнада 1978 елгы райондашыбызның җиңел автомобиленнән 56 миллиграмм киндер орлыгы һәм электрон үлчәү табылды. “Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү комитеты белән берлектә үткәргән тикшерүе барышында әлеге райондашыбыз яшәгән йортта 1, 48 грамм наркотик матдә булуы ачыкланды. Наркотик кулланганы өчен райондашыбызга РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.8 маддәсе буенча административ беркетмә төзелде һәм РФ Җинаятьләр кодексының 228.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ир-атка ике елга кадәр шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү яный”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләр эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев