02 хәбәр итә
Иминлек

02 хәбәр итә

Узган атнада 1972 елгы райондашыбыз мошенниклар кармагына эләккән

Телефонына килгән смс-кодны хәбәр итеп, әлеге хатын-кыз үзе үк “шәхси кабинеты”на “юл ачкан”. “Дәүләт хезмәтләре порталына үтеп, мошенниклар аның исеменә 35 мең сумлык ике кредит рәсмиләштергәннәр. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Ел башыннан бу – 38нче мошенниклык очрагы”, – дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

Фото – Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев