02 хәбәр итә
Мөслим авылы кешесе мошенникларга 3,7 миллион сум акча күчергән
2024нче елның 31 маеннан алып 26 октябрь аралыгына кадәр бер райондашыбызны мошенниклар “кыска тезгендә” тоткан. 1969 елгы Мөслим авылы кешесе зур бер компаниягә инвестицияләр кертү максаты белән мошенникларга 3 770 900 сум акча күчергән. Тикшерү эше бара. Бу – ел башыннан өченче мошенниклык очрагы. “Тиз акча эшләргә өметләнеп, күпләр алдарларның кармагына эләгә. Сак булыгыз! Җиңел генә баеп булмый, хәләл акчаларыгыздан колак какмагыз! Инвестицияләр белән алданучылар саны республика күләмендә арта бара”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Булат Замалиев.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев