Хәйрия сату-алу акциясе уздырганнар
Бүген Ташлыяр авылы мәдәният йортында хәйрия сату-алу акциясе оештырылган.
"Бу акциядә катнашкан һәрбер авылдашыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең ярдәм белән 7550 сум күләмендә акча җыелды. Бу акча авылдашыбызга илтеп тапшырылды. Изгелек җирдә ятмас дигән борынгылар, үз изгелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын. Ил-көннәребезгә тынычлыклар килсен, кайгы җилләре беркемнең дә капкасын какмасын иде", - дип яза безгә мәдәният йорты директоры Фирая Галиева.
Фото - Фирая Галиевадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев