Волонтер ул – күңел хәләте
Волонтерлар хәрәкәте Россиядә 80 еллар ахырында күренә башлый. Халыкара волонтерлар көне 2017 елда барлыкка килгән. Бүген Россиядә якынча 7 миллионнан артык волонтер исәпләнә
Кечкенә буйлы, һәрвакыт каядыр ашыгучы Әлфия Закирова, сигезенче дистәсен вакласа да, һаман да башкаларны кайгырта, әйләнә-тирәдәге ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга ярдәм итәргә ашыга.
– Мин күп еллар район “Сельхозтехника” берләшмәсендә хезмәт куйдым, ягулык-майлау материаллары ташучы машинаны йөрттем. Шоферлык стажым – 18 елдан артык. Ул чорда бензин, солярка ише ягулык материалларын Актаныш районының Әҗәкүл авылыннан, Әлмәт, Казан шәһәрләреннән, Башкортостаннан алып кайта идек. Руль артына утырырга беркайчан да курыкмадым, – дип искә ала Әлфия ханым.
Волотенрлык хәрәкәтенә кушылуы да көтмәгәндә була Әлфия Закированың.
– Район мәгариф идарәсенең ул чордагы җитәкчесе Рафаэль Демидов белән килешеп, “Киемнәргә икенче тормыш” акциясе үткәрергә булдык. Анда мәктәпләр актив катнашты, бик күп сыйфатлы, матур киемнәр алып килделәр. Киемнәрне Иске Карамалы авылындагы балалар приютына илттек, авылларда яшәүче күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә тапшырдык. Көллияттә укучы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга киемнәр биреп җибәрдек. Аларның рәхмәт хисләреннән балкыган йөзләре бүген дә күз алдымда тора, – ди Әлфия апа.
Мөслим мөхтәсибәте һәм “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге тарафыннан “Киемгә икенче тормыш” марафонын уздырганда да Әлфия ханым беренчеләрдән булып ярдәмгә килә.
– Әлеге чарада катнашучы райондашларыбыз бихисап күп булды! Бик күп кием-салым, аяк киемнәре җыелды. Илүсә Исламовага киемнәрне барлап, ярдәмгә мохтаҗ
райондашларыбызга таратырга бик теләп ярдәм иттем. Укырга керергә әзерләнүче сабыйларның куана-куана ручка-дәфтәр алуын, мәктәп формасын киеп каравын күз яшьләрсез генә күзәтеп булмый. Шуңа мин башкаларга бик шатланып ярдәм итәм, – ди ул.
Аннан соң ул Җәмигъ мәчете территориясен җыештыру һәм чистарту, яшелләндерү эшләрендә катнаша. Махсус хәрби операция башланып, волонтерлар тарафыннан ярдәм оештырыла башлагач та Әлфия ханым читтә кала алмый.
– Мәчеттә озак яна торган шырпылар, коры душларны бик күп ясадык. Бүген дә әлеге эшләр дәвам итә. Хәзер кечкенә мендәрләр дә ясыйлар. Шушы көннәрдә чираттагы ярдәм, төргәкләнеп, машинага төяләчәк. Бу юлы да егетләргә мендәрләр, шәмнәр, дисбеләр, үлән чәйләре, төрле кирәк-ярак озатачакбыз. Без җибәргән ярдәм егетләрнең исән-сау җиңү белән кайтуларына ярдәм итсен, дип телибез, догалар укып озатабыз, – ди Ә. Закирова.
Әлфия апа өйдә дә тик утырмый. “Бу көздә 1000 данә озак яна торган шырпы ясаячакмын”, – дип вәгъдә иткән булган ул. Вәгъдәсен үтәп, 1200 данә шырпы ясаган. Әле хәзер дә шырпылар ясавын дәвам итә.
– Кич белән күп вакытыбызны телевизор каршында яки телефон тотып үткәрәбез. Телевизор караган арада да шырпы ясыйм. Башта бер шырпы ясау өчен озак вакыт кирәк була иде, хәзер мин 5 минутта берничәне ясыйм. Кирәкле материалларны мәчеттән бирәләр, үземдә булган җепләрне дә кулланам. Салфетка-шырпы ише әйберләрне үзем дә алам. Иң мөһиме – шырпылар егетләргә тиз арада барып җитсен дә, аларга файдасы тисен! – ди ул.
Сигезенче дистәсен ваклый дисәк тә, Әлфия Закирова суд приставлары бүлеге бинасын да җыештыра. Җәйге чорда “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда хуҗалык мөдире вазыйфаларын да башкара.
– Мин кечкенәдән үк тик торуны яратмадым. Бер генә урында утырып та тора белмим. Лагерьда балалар янында булып, кыш буена җитәрлек энергия, яхшы кәеф алып кайтам. Хезмәт хакы бирәләрме, эшем акча эквиваленты белән бәяләнәме – анысы мөһим түгел. Волонтерлык хәрәкәтендә йөрүем яңа танышлар табарга, актив тормыш алып барырга ярдәм итә. Яшәү рәвешем шундый, күңелем шулай куша. Аллаһым сәламәтлегемнән мәхрүм итмәсен! Сәламәт булганда, бар эшне дә башкарып була, – ди Әлфия ханым.
Менә шундый олы йөрәкле, олыгайса да, тормышка мәхәббәтен югалтмаган, һәр туган көннән матурлык һәм сөенеч таба белүче Әлфия Закирова белән очрашырга насыйп булды. Яшь буынга шундый игелекле һәм сабыр апалардан үрнәк алырга кирәк.
Илүсә Исламова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев