Татарстанда бүген +13 градуска кадәр җылыта, явым-төшем көтелми
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә
Төнлә һаваның минималь температурасы -4...+1 градус булса, көндез максималь температура +8...+13 градус булачак.
Казанда көндез явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава була. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлек белән исә. Көндез максималь температура +9...+11 градус тәшкил итәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев