Равил Минһаҗев истәлегенә
Кеше гомере өзелсә дә, аның игелекле гамәлләре, якты истәлеге һәм кешеләр күңелендә калдырган эзләре яши бирә
Тойгелде авылының ветераннар советы җитәкчесе Ринат Баев инициативасы белән Тойгелде мәдәният йортында озак еллар җитәкче вазыйфаларда эшләгән кадерле әтиебез Равил Минһаҗев истәлегенә бильярд ярышы үтте. Чараны авылның имам-хатыйбы Мәгъсүмҗан Миңнеханов изге теләкләр һәм, әтиебез рухына багышлап, Коръән сүрәләре белән башлады.
Әтиебез тирән белемле, тәҗрибәле җитәкче, ышанычлы дус, сердәш һәм киңәшче иде. Ул кешелеклелеге, киң күңеллелеге һәм тормыш тәҗрибәсе белән күпләрнең хөрмәтен казанды. Аны олысы да, кечесе дә ихтирам итте, аның белән аралашырга, киңәшләшергә омтылды.
Истәлекле чарага әтиебезнең хезмәттәшләре, запастагы чик сакчылары, туганнары, дуслары, авылдашлар һәм райондашлар җыелды. Алар әтиебезне җылы сүзләр белән искә алдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Бу очрашу барыбыз өчен дә кадерле кешебезне тагын бер кат искә алу, аның якты рухына хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге булды.
Бильярд ярышы җанлы һәм мавыктыргыч узды. Ярышта беренче урынны – Рәис Миңнеханов, икенче урынны Инсаф Биктаһиров алды. Җиңүчеләргә иганәчеләр – гаиләбез, Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр, авылдашларыбыз, Энҗе һәм Мөнир Баһауовлар, Мансур Гафуров әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара кунакларын тәмле пылау белән дә сыйладылар.
Кадерле әтиебезнең якты истәлеген саклап, аны хөрмәт белән искә алган һәркемгә рәхмәт! Аның турында әйтелгән җылы сүзләр, уртак хатирәләр безнең өчен бик кадерле. Әтиебезнең якты истәлеге аны белгән кешеләр күңелендә мәңге сакланыр.
Гөлгенә Минһаҗева.
Тойгелде.
Нет комментариев