Мәктәпләрдә хәйрия ярминкәләре оештырылды
Алар Мөслим гимназиясендә һәм лицейда үтте.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мәктәпләрдә хәйрия ярминкәләре үткәрү матур гадәткә әйләнде. Кичә Мөслим гимназиясендә һәм лицейда “Игелеккә бер адым” исеме астында хәйрия ярминкәләре оештырылды.
Укучыларның әниләре, әбиләре ярминкәгә өчпочмаклар, коймаклар, башка төр камыр ризыклары пешереп җибәргән иде. Өйдә пешерергә мөмкинлеге булмаганнар кибеттән сатып алып килгән. Иң мөһиме – бу чарадан бер укучы да читтә калмаган. Җыелган акча, адреслы ярдәм буларак, мәктәптә укучы сәламәтлекләре чикле балаларга, инвалид балалар тәрбияләүче хезмәткәрләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле хезмәткәрләргә биреләчәк.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев