Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Игелек

Күңелебез бикле булмасын

“Без бергә!” хәйрия марафоны инвалидлар ункөнлегенә старт бирде

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Бу дата бер генә көнгә билгеләнсә дә, ул ункөнлек итеп үткәрелә һәм янәшәбездәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга игътибар кирәклеге хакында искәртү булып тора.                 

Инвалидларга адресланган чаралар ун көн дәвам итә, әмма игътибарыбызның аларга һәрдаим кирәк булуын онытмасак иде.

1 декабрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Без бергә!” хәйрия марафоны узды. Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, оешма-предприятие җитәкчеләре, район җәмәгатьчелеге катнашты. Район башлыгы һәркемне игелекле эшләрдә актив катнашырга, үзеннән өлеш кертергә чакырды.

– Күпвакыт без “Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга җавап эзлибез. Бәлки, әлеге сорауга җавап бирер өчен, безнең кебек хәрәкәт итә, эшли алмаса да, рухы белән көчле булганнарга игътибар бирергә кирәктер, – диде район башлыгы. – “Без бергә” хәйрия марафоны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен генә түгел, ә безнең өчен дә бик кирәк! Без юкка да борчылган булабыз, зарланабыз, ә сәламәтлек мөминлекләре чикләнгәннәр булганына шөкер итеп, якты дөньяны күрә алмаса да, үз аякларына баса алуына, су йота алуына да сөенеп, көчле рухлы булып яши. Районыбызда 2 меңгә якын сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән өлкән кеше, 100дән артык бала яши. Һәркайсыбыз аларны кайгыртып, ярдәм итеп яшәргә бурычлы. Игелекле гамәлләребезне акча белән генә үлчәмичә, игътибарыбызны, кайгыртуыбызны да күрсәтә алсак иде. 

Иң мөһиме –балаларыбызны да битараф булмаска өйрәтик! 

“Мизгел” яшьләр үзәгендәге сату-күргәзмә дә зур кызыксыну уятты. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның, картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрнең кул эшләрен, киптерелгән үләннәр, төрле кайнатмалар алучылар да байтак булды. 

– Шөкер, өлкәннәргә район җитәкчелеге тарафыннан да, республикабыз һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан да игътибар зур, ярдәм күрсәтелә. Өлкәннәр бик канәгать булып, шатланып яши. Бу көннәрдә картлар йортына 

район башлыгы Альберт Хуҗин, эшмәкәрләр, мәдәният бүлегеннән, мәктәпләрдән, балалар сәнгать мәктәбеннән кунаклар килде. Алар өлкәннәрнең хәлләрен белешә, чәй тәмнәре алып килә, күңелле очрашулар бүләк итәргә омтыла. Райондашыбыз Илгиз Исламов интернат-йортка 700 мең сумнан артык ярдәм күрсәтте. Өлкәннәрнең хәлен белешкән, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк иткән һәр кешегә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Кылган игелекләрегез, ярдәмегез үзегезгә көтелмәгән байлык һәм рәхмәт булып әйләнеп кайтсын! – диде район картлар һәм инвалидлар йорты директоры Гөлнар Шакирянова.

Социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева, Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов инвалидлар ункөнлегенең шундый язмышка дучар булучылар өчен бик мөһим булуын билгеләп үттеләр. Марафон район мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәм балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды.

Хәйрия марафонында оешма-предприятиеләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективлары, аерым гражданнар мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен ярдәм китерде. Адреслы ярдәм күрсәтүчеләр дә булды.

Ункөнлек кысаларында сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен төрле мәдәни һәм спорт чаралары, тематик очрашулар үткәрү планлаштырыла. Шулай ук җәмәгать мунчасында, “Тамчы” йөзү бассейнында, “Колос” кинотеатрында инвалидлар ункөнлеге кысаларында бушлай хезмәт күрсәтелә. Кайнар линия телефоннары аша да (2-57-69, 2-46-01) мөрәҗәгатьләр кабул ителә. 

Игелек эшлә дә суга сал, ди халык мәкале. Игелекле гамәлләребезне зур эшкә санамыйча, ярдәмгә, игътибарга мохтаҗларга булышырга тырышыйк. Бер көн килеп, бик теләсәк тә, ярдәм итә алмаска мөмкинбез, чөнки вакыт чикле. Мәңгелек йортка күчкәндә, җыйган байлыгыбыз түгел, ә кылган гамәлләребез исәпкә алыначак. 

Фәридә Гайнетдинова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев