Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Видеоплатформалардагы балалар контентының татарчага тәрҗемә ителүен сорыйлар

Россиянең иҗтимагый инициативалары сайтында видеоплатформаларда балалар өчен контентны автомат рәвештә татар теленә тәрҗемә итү турындагы инициатива чыккан.

 

Россиянең иҗтимагый инициативалары сайтында видеоплатформаларда балалар өчен контентны автомат рәвештә татар теленә тәрҗемә итү турындагы инициатива чыккан.

Инициатива авторы - Лилия Косолапова. Автор фикеренчә, балаларның туган телдә булмаган бик күп видеолар каравы татар телен белмәүгә китерә. .Шуңа балада рус теле беренче тел буларак формалаша.

Автор хәзерге вакытта бу проблеманы хәл итү өчен платформада барлык мөмкинлекләр  булуын ассызыклый. Автор тәкъдиме буенча, әгәр кулланучы Татарстан Республикасыннан икән һәм ул балалар контенты белән кызыксына икән, платформа автомат рәвештә видеоны татар теленә тәрҗемә итәргә тиеш. Бу очракта балалар татар телендәге контентны күп ишетә һәм үзара да татарча аралаша башлый. 

Автор билгеләп үткәнчә, әлеге функцияне туктату өчен техник мөмкинлек булырга тиеш, тик аны ата-аналар гына башкара алырга тиеш.

Автор фикеренчә, ата-аналарда балалар өчен видеоконтентка негатив караш бар. Видео балага телне өйрәнүдә файда китерүен аңлаган ата-ана баланың видео карап утыруын уңай кабул итә башлар иде.

Автор фикеренчә, бу эшне җайга салу өчен карар чыгарырга кирәк. Инициативаның тулы тексты белән танышу өчен сылтама.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/balalar-ocen-videolarny-avtomat-ravesta-tatarcaga-tarema-itune-buldyruny-soraucylar-bar-5880670

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев