Укучылар өчен музей-дәрес үтте
ЯҢАЛЫКЛАР

Укучылар өчен музей-дәрес үтте

Мөслим туган як музеенда укучылар өчен музей- дәресләр оештырыла.

- Мөслимнең Г.Тукай исемендәге урта мәктәбе һәм лицей укучылары өчен “Халык һөнәрчелеге” дип исемләнгән музей - дәрес үтте. Укучылар “Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә мөслимлеләр” экспозицион залында Илисәй Имамовның тормыш юлы һәм иҗаты турында тмәгълүмат алдылар.  Шулай ук  музейның күргәзмәләр залында эшләп килүче якташыбыз, Баһманова Рушания Мансур кызының күннән ясалган картиналары белән дә таныштылар. Балалар һөнәрчелекнең борынгыдан халык тормышында зур роль уйнавына һәм аның әһәмиятенә төшенделәр, - дип язалар туган як музееннан.

Фотолар - туган як музее архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев