Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Татарстан мәдәнияте» интернет-радиосына старт бирелде

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Татарстан Мәдәният министрлыгының интернет-радиосы тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Татарстан Мәдәният министрлыгының интернет-радиосы тәкъдим ителде..

"Әтнә театрында башланган проект бөтен республиканы колачлады. Мәдәният министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрдән материал җыелды, база тулыландырылып тора. Рөхсәт документлары алынган. Рөстәм Нургалиевич,  сезнең күз алдында эшләтеп җибәрәбез.", дип Татарстан Республикасы Рәисенә мөрәҗәгать итте мәдәният министры Ирада Әюпова. "Татарстан мәдәнияте" интернет-радиосы үз эшен башлап җибәрергә әзер. Әлеге проектның төп максаты - Татарстан халыкларының телен, гореф-гадәтен, мәдәниятен саклау. Радиода республикада яшәүче төрле яшьтәге һәм төрле милләт вәкилләренә кызыклы контент тупланды. Ул контент үзгәреп тора. Аны җир шарының төрле почмагыннан  тәүлек әйләнәсе тыңларга мөмкин", дип таныштырды әлеге инициатива белән чыккан Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин.

Радиога старт бирү өчен ул Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны аппаратура янына чакырды. «Сез Татарстан мәдәнияте радиосы дулкынында...» дип башланды радио.

Интернет-радионы https://atnyateatr.ru/radio2 сылтамасы ашарга тыңларга мөмкин. Шулай ук, https://atnyateatr.ru/radio1 сылтамасы белән Әтнә театрының үз интернет-радиосын да тыңлап була.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-madaniyate-internet-radiosyna-start-birelde-5880531

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев