Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Социаль яклау бүлегендә түгәрәк өстәл уздырылган

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль яклау бүлегенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылган.

Районның социаль яклау бүлеге базасында "Карау мәктәбе" кысаларында "Инвалидлар өчен социаль хезмәтләр һәм техник реабилитация чаралары" дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды.
 Утырышта Мөслим картлар һәм инвалидлар  интернат-йорты хезмәткәрләре һәм ТР Мөслим районы социаль яклау бүлегенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашты.
- Социаль яклау бүлегенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы Гөлфия Җиһангирова  инвалидларны реабилитацияләү процессында инновацион технологияләр кертүне, мөмкинлекләре чикле кешеләрне карауны оештыру буенча эш сыйфатын күтәрү, озак вакытлы карау системасын үстерү мөмкинлеге турында сөйләде.
Мөслим картлар һәм инвалидлар  интернат-йортының шәфкать туташы Гөлнур  Кашапова дәреснең практик өлешен үткәрде. Тыңлаучыларны реабилитация чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре белән таныштырды, стационар хезмәт күрсәтү шартларында шәхси карау программалары кысаларында реабилитациянең техник чараларын куллану ысулларына өйрәтте, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев