Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Шаян ТВ» булганда, милләтнең киләчәге бар, - диде Марат Әхмәтов

«ШаянТВ» 5 еллык юбилеен билгеләп узды.

Бүген, 26 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналы "ШаянТВ" 5 еллык юбилеен билгеләп уза.

"Шаян"да үзгәреш җиле" юбилей конөертын ачып, тлеканалны Татарстанның Дәүләт Совет рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады. Ул "Шаян ТВ" телеканалының татар милләте өчен мөһим роль уйнавын әйтте.

"Милләтебез өчен иң кирәкле, иң кадерле канал булган "Шаян"ыбызны ихлас күңелдән биш яшьлеге белән котлыйм. Без "Шаян" белән уртак миссия өстендә эшлибез - телебезнең киләчәген кайгыртабыз. Шуңа күрә дә аларның һәр проектын, һәр гамәлен хуплап, ярдәмче булып янәшә барырга тырышабыз.

"Шаян" булмаса, татарның телен яшәтә, үстерә торган шушы гамәлләрне, хисапсыз проектларны моның кадәр нәтиҗәле итеп кем эшләр иде икән? Мин балалар, әти-әниләр, халкыбыз белән бу дәрәҗәдә оста итеп эшләүче башка мисаллар китерә алмыйм. "Шаян" - ул милләтебезнең ышанычлы иртәгәсе. "Шаян ТВ" булганда, милләтнең киләчәге бар. Безнең киләчәгебез өчен кайгыруның кирәге юк. Аллага шөкер", - диде Марат Әхмәтов

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/marat-axmatov-sayan-tv-bulganda-millatnen-kilacage-ocen-kaigyrunyn-kirage-yuk-5879595

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев