Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Шаян ТВ» 5 еллык юбилеен «Шаян»да үзгәреш җиле» концерты белән билгеләп үтәчәк

«Шаян»да үзгәреш җиле» – татарның «Голос. Дети» проекты булачак», - диде Венера Ганиева.

"Шаян ТВ" беренче татар балалар каналы 5 еллык юбилее уңаеннан "Шаян"да үзгәреш җиле" концертын әзерли. Тамаша Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында 26 ноябрьдә узачак. Бу хакта "Шаян ТВ"ның 5 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә каналның башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхәбетдинова хәбәр итте. 

"Безнең өчен быел бик шатлыклы ел. Биш ел дәвамында бик матур эшчәнлек күрсәттек. 5 ел "Шаян" балалар иҗатын таныту буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра, татар дөьясына берсеннән -берсе шәп проектлар тәкъдим итә. "Шаян"ның туган көнендә Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт белдермичә мөмкин түгел, ул безнең каналыбызга канатлар куйды.

Безнең иң зур яңалыгыбыз - "Шаян"да үзгәреш җиле дип исемләнгән юбилей канцертыбыз. Бу - безнең "Үзгәреш җиле" татар җыры проекты белән бердәмләшеп башкарган уртак эшчәнлегебез булачак. Бу идеяны Венера Ганиева тәкъдим итте", - диде Рамилә Сәхәбетдинова.

."Шаян"да үзгәреш җиле" - татарның "Голос.Дети" проекты булачак. Бу чын мәгънәсендә уникаль проект булыр, дип көтелә. Безнең мәдәниятыбыз киләчәктә ышанычлы кулларда. Карап-карап тордым да, "Шаян"ның балалары "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале сәхнәсенә менәр өчен үсеп җиттеләр, дигән фикергә килдем, - ди Венера Ганиева.

Юбилей тамашасында безне күп сюрпризлар көтә, дип ышандырдылар. "Шаян ТВ"ның "Сәйлән" фестивале җиңүчеләреннән чыгышлар вәгъдә ителә.  Аларның өр-яңа клипларын шулай ук беренче тапкыр биредә күреп булачак. "Сәйлән" фестиваленең дүртенче сезонының җиңүчесе Марат Әхмәтҗанов белән Венера Ганиева бер сәхнәдә дуэт башкарачаклар. 

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sayan-tv-5-ellyk-yubileen-sayanda-uzgares-ile-koncerty-belan-bilgelap-utacak-5879407

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев