Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов: КФУ обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү — Россиянең зур җиңүе

Казан федераль университетының астрономик обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү — санкцияләр шартларында Россиянең зур җиңүе.

Казан федераль университетының астраномик обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү - санкцияләр шартларында Россиянең иң зур җиңүе. Бу фикерне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән йомгаклау матбугат конференциясендә белдерде.

"Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев абруе роль уйнады, ул ЮНЕСКО илчече. Һәм моның белән исәпләшмәү мөмкин түгел. Тышкы эшләр министрылыгы тарафыннан төгәл эш башкарылган. Бу комплекс үз нәтиҗәләрен бирде. Без фикерләшкәндә, төрле тәкъдимнәр булды - хәзерге вәзгыятьтә безгә бу кирәкми, дигән. Минем позициям "ахыргача барырга иде", - диде республика җитәкчесе.

Василий Энгельгардт исемендәге обсерватория 1901 елда, астроном һәм җәмәгать эшлеклесе  Василий Энгельгардт Дрездендагы шәхси обсерваториясенең укникаль астрономик җиһазларын Казан  император университетына тапшырганнан соң ачыла.

Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга "Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре" объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында диплом тапшырды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-kfu-observatoriyalaren-yunesko-isemlegena-kertu-rossiyanen-zur-inue-5881007

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев