Педагоглар Республика фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясадылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Педагоглар Республика фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясадылар

Яр Чаллы шәһәрендә узган конференция эшендә Түбән Табын интернат-мәктәбе педагоглары катнашты

 25 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның тәрбия-белем бирү процессында заманча алымнар" Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциянең төп максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче педагогларның инновацион тәҗрибәсен күрсәтү һәм тарату.
Конференция барышында үз эшчәнлекләре белән  педагогларыбыз Алия Нәфыйкова, Гөлчәчәк Рәхимова һәм Гөлназ Вәлиева  уртаклаштылар, – дип хәбәр итәләр Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Фото – Түбән Табын интернат-мәктәбеннән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев