Мөгәллимнәребез өч көнлек круизда
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөгәллимнәребез өч көнлек круизда

Мәгариф оешмалары профсоюзы укытучыларга кыска вакытлы ял оештырды.



11-13 май көннәрендә районнан иң яхшы 9 укытучы «Федор Панферов» теплоходында Казаннан Түбән Новгород шәһәренә кадәр круизда булдылар. Профсоюз лидерлары тарафыннан оештырылган төрле кызыклы чаралар, экскурсияләр, хезмәттәшләр белән аралашу, төрле уен-кичәләр һәркемнең күңелендә матур истәлекләр калдырды. Укытучы һәм остаз елында профсоюзлар тарафыннан оештырылган әлеге матур чара өчен катнашучылар рәхмәтле.

Әлфия Каржавкина фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев