Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лицей укучылары китапханәдә кунакта

Район үзәк китапханәсендә лицей укучылары экскурсиядә булдылар.

Дөньяда  һөнәрләр күп төрле. Җәмгыять өчен бик мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе - китапханәче һөнәре. Китапханәгә килеп Мөслим лицееның 3Б сыйныфы укучылары китапханәче эше турында тирәнрәк белделәр. Алар өчен “Заманча китапханәче ничек булырга тиеш? " дип аталган чара үткәрелде. Башта балалар өчен китапханә буйлап экскурсия оештырылды. Аннары китапханәнең һәр бүлеге белән  таныштырдылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларга үз һөнәрләре, аның тарихы, китапханәчеләрне бу өлкәдә эшләргә нәрсә этәргәне,  үз эшләренең нечкәлекләре турында сөйләделәр. Балалар бик игътибар белән кызыксынып тыңладылар, укучылар белән эшләүгә кагылышлы бик күп сораулар бирделәр, үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупладылар. Абонемент һәм уку залында эшләүче китапханәчеләр балаларны якташ язучылар белән таныштырдылар,  укучыларга кирәкле китапларны ничек табарга, формулярны ничек дөрес тутырырга, каталогны ничек кулланырга кирәклеген күрсәттеләр. Ә чара ахырында балаларга интерактив уен тәкъдим ителде, - дип язалар район үзәк китапханәсеннән.

Фотолар - район үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев