Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күңелгә якын очрашулар

Картлар һәм инвалидлар йортына Чаллы шәһәреннән волонтер Индира Фатыйхова килде.


22 ноябрь көнне ”Мин килдем!”исеме астында Яр Чаллы шәһәре волонтеры  Индира Фатыйхова белән чираттагы күңелле очрашу узды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар бу очрашуга алдан әзерләнделәр, бигрәк тә «Иң яхшы анекдотлар сөйләүче» конкурсына. Очрашу бик югары дәрәҗәдә  узды!
- Волонтер белән бергә өлкәннәребез табышмаклар чиштеләр, шаярдылар, көлделәр, уйнадылар. Иң кызыклы анекдотны Р.Л. Йосыпов сөйләде һәм җиңүче булды. Игелеклелек, эчкерсезлек, бүләкләр, күчтәнәчләр өчен волонтерыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Олы яшьтәге кешеләргә ярдәм итеп, аларга карата кайгыртучан мөнәсәбәтегез белән кәефләрен күтәреп, сез зур эш эшлисез! Рәхмәт сезгә җылы, дустанә атмосфера булдыра белгәнегез өчен, кызыклы идеяләрегез өчен, безнең белән хезмәттәшлек иткәнегез өчен, өлкәннәр белән аралаша белгәнегез өчен!, - дип рәхмәтләрен җиткерәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йорты коллективы.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев