Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Космонавтика көне билгеләп үтелде

Район китапханәсе хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар интернат -йортында кызыклы чара үткәрделәр.

"12 апрель көнне Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Әдәби кунакханә» клубында үзәкләштерелгән район китапханәсе волонтерлары космонавтика көненә багышланган кызыклы чара үткәрделәр. Китапханәче Гөлсирә Вафина Советлар Союзы Герое Ю.А. Гагарин тормышыннан һәм биографиясеннән кызыклы фактлар турында әнгәмә оештырды, сорауларга җавап бирде. Өлкәннәребез космос турында шигырьләрне бик яратып тыңладылар. Өлкән яшьтәге кешеләр космонавтларның Советлар Союзы һәм Россия геройларының фотоларын карадылар. Китапханәче Миләүшә Кашапова  истәлекле датага багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Интернат-йортта социаль хезмәтләрдән файдаланучылар волонтерларга игътибар һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәтләрен белдерделәр", - дип язалар картлар һәм инвалидлар интернат -йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат -йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев