Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кечкенәләр белән очрашу

Профилактика максатыннан бакчага йөрүче балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә оештырылды.

Мөслим  һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары Метрәй мәктәбе укучылары һәм бакчага йөрүче нәниләр белән очрашты. Очрашуның максаты – балаларга җәйге каникуллар алдыннан саклык кагыйдәләрен янәдән искә төшерү һәм кирәкле күрсәтмәләр бирү. “Кечкенәләр шырпы белән уйнауның, учак ягуның никадәр куркыныч булуын белергә һәм мондый шаяруларның азагы нәрсәгә китерергә мөмкин икәненнән хәбәрдар булырга тиеш. Янгын куркынычсызлыгы турында шулай ук өлкәннәр белән дә урамнарда аңлату эшләре алып бардык, буклетлар тараттык”, – ди бүлек инспекторы Вильям Тайбактин.

Илнар Идиятов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев