Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иммунлаштыру атналыгы кысаларында чара

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында иммунлаштыруның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрделәр.

 22 -30 апрель көннәрендә Россия Федерациясендә һәмТатарстан Республикасында бердәм иммунлаштыру атналыгы уздырыла.
Атналык кысаларында Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Сәвия  Абдуллина йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунлаштыруның мөһимлеге турында сөйләде.  Интернат-йортта яшәүчеләргә һәм хезмәт күрсәтүчеләргә  йогышлы авыруларны кисәтүдә вакцина ясатуның кирәкле чара икәнлеген ассызыклады. 
Чараны дәвам итеп, учреждение хезмәткәрләре "Мин прививка ясаттым!" дигән видеоролик һәм профилактика буенча гомуми ролик карадылар, – дип язалар картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото – картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев