Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ике авыл арасында басма

Михайловка һәм Ташлыяр авыллары арасын якынайтып игелекле кешеләр басма төзегәннәр.

Һәр авылда диярлек елга-инеш аркылы үтеп юл кыскартып була торган урыннар була. Ташу китеп, ярсу сулар агып беткәч, бу урыннарда авылның игелекле кешеләре берләшеп басмалар кора торган булган. Мондый мөмкинлектән авыл халкы җәй буена рәхәтләнеп файдаланган. Басмадан үткән саен бу кешеләргә рәхмәт әйтү гадәте дә истәдер күпләрнең. Ә бит бу эшләр бушка эшләнгән. Ватылса, карап-төзәтеп тә торырга кирәк. Шундый игелекле кешеләр әле дә бар икән әле районыбызда. Михайловка белән Ташлыяр авылы арасында да шундый басма төзеп куйганнар.

"Басманы Ташлыярдан Марат Әгъләмов, Фәрит абыйлар, Михайловкадан Илһам Хафизов абый салды. Рәхмәт сезгә, игелекле җаннар!" - дип хәбәр итәләр михайловкалылар.

 Фәнисә Нигъмәтуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев