Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгын куркынычсызлыгы буенча күнегүләр үткәрелгән

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча күнегүләр үтте.

 Аны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе 123 санлы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре уздырды.  Чара учреждение персоналының эвакуация буенча  практик белемнәрен тикшерү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик чаралар үткәрү максатыннан оештырылды.  Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин җитәкчелегендә автомат янгын сигнализациясе системалары,  янгын вакытында тавыш белән хәбәр итү системасы эшчәнлеге, беренчел янгын сүндерү чаралары, янгын сүндерү машиналарының учреждениега керү юллары тикшерелде. Учреждение эчендә һәм тышкы  якта янгын краннарының  су басымы сынап каралды. Планлы күнегүләр нәтиҗәсендә тайпылышлар булмавы ачыкланды. Барлык краннарда су нормада каралган басым белән ага. Шулай ук учреждение хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде, – дип язалар картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фотолар –  картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев