Яңа елны һәркем көтә! (+фоторепортаж)
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа елны һәркем көтә! (+фоторепортаж)

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Яңа ел кичәсе үтте.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Яңа ел кичәсе үтте.

Район башлыгы Альберт Хуҗин биредә гомер итүчеләрне һәм интернат хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Чарада интернатка даими ярдәм күрсәтеп торучы иганәчеләр Кадрия Исламова һәм Зөлфия Шәймурзина да катнаштылар.

Хезмәткәрләр театральләштерелгән тамаша, уеннар белән бәйрәмгә ямь өстәделәр, мәдәният йорты үзешчәнләре моңлы җырларын бүләк иттеләр.

Фото - администрациянең матбугат хезмәтеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев