Экологик чарада катнаштылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Экологик чарада катнаштылар

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары экологик чара үткәрделәр.

Мөслим сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучылары белән "Асса" бию коллективы "Яшьлек" спорт комплексы паркында "Җир - безнең уртак йортыбыз" дигән темага экологик чара үткәрделәр. Чараның максаты -  әйләнә-тирә мохит һәм җирлекнең экологик проблемасы буенча белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү иде. Балалар укытучылары Ольга Нуруллина һәм Булат Солтанов белән бергә парк юлларын һәм балалар мәйданчыгын чүп-чардан һәм үләннән җыештырдылар. Чара табигатьтә күңелле пикник hәм «Ни өчен табигатьне пычратырга ярамый?" дигән әңгәмә белән тәмамланды.

Фотолар - сәнгать мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев