Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«ДОСААФ» Мөслим бүлекчәсендә укучылар «А1» категориясенә экзамен тапшырдылар

29 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы «ДОСААФ» Мөслим бүлекчәсендә мототраспорт техник чараларын йөртергә хокук бирә торган таныклык алу өчен имтихан оештырылды.

«ДОСААФ»  бүлекчәсендә барлыгы «А1» категориясенә 11 конкурсант кагыйдәләрне өйрәнеп белем туплаган. Имтихан көнендә 5 конкурсант сынау бирде. Имтиханны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре кабул итте.

Теоретик белемне компьютер артында кабул иткәннән соң, практик имтиханны конкурсантлар махсус автодромда «Буран» маркалы карда йөру техникасында дәвам иттеләр.

Экзаменга кертелгән барлык конкурсант та имтиханның теоретик һәм практик өлешләрен уңышлы тапшырып «А1» категориясенә ия булдылар.

Рәшит Кирамов –Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

Рәшит Кирамов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев