Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дөньяга сабый туган!

Мөслим авылында гомер кичерүче Кинарскийлар гаиләсендә зур сөенеч - сабый туган!

Светлана һәм Феликс Кинарскийлар Мөслим районының хөрмәтле гаиләләренең берсе. 26 октябрьдә аларның тугызынчы балалары –Ярослав туды. Гаиләне шатлыклы вакыйгалары белән тәбрик итәргә район башлыгы Альберт Хуҗин барды һәм күпбалалы гаиләгә Мактау грамотасы, истәлекле бүләк тапшырды.
Гаилә башлыгы Феликс Минзәлә урманчылыгында хезмәт куя. Хәләле Светлана – хуҗабикә. Балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен 2021 елда Светлана Дәүләт бүләге – Ана даны медале белән бүләкләнде. 2022 елда алар Мөслим районының иң яхшы гаиләсе буларак республика рәисе белән очраштылар.
Олы уллары Эрнест инде үз гаиләсен булдырган, бер яшьлек улы бар. Ранэльд табиб булырга әзерләнә. Ангелина үз тормышын педагогика белән бәйләгән, укытучы булып эшли, читтән торып университетта укый, 29 декабрьдә кияүгә чыгарга җыена. Анжелла Яр Чаллы шәһәренең педагогия университетында белем ала. Радмир һәм Снежана уку алдынгылары, төрле бәйге һәм олимпиада җиңүчеләре. 6 яшьлек Мирослав белән 3 яшьлек Радель кечкенә энеләре Ярославка сөенеп туя алмыйлар.
Кинарскийлар гаиләсе беркайчан да эшсез утырмый, һәрбер эшне бергәләп башкаралар, җәйгелектә күпләп утын әзерлиләр.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев