Батырлык дәресе үткәрделәр
ЯҢАЛЫКЛАР

Батырлык дәресе үткәрделәр

Музей хезмәткәрләре батырлык дәресе үткәрделәр.

- Туган як музее хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 5а сыйныфы укучылары белән “Терроризмга - юк!”дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Укучыларны терроризм төшенчәсе, теракт куркынычы барлыкка килгән очракта һәм билгесез предметлар табылганда, үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Фәнни хезмәткәр Бесландагы террорчылык акты турында сөйләде. Истәлекле дата терроризмга каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең теләктәшлек символына әверелүен ассызлыклады, - дип хәбәр итәләр туган як музеенннан.

Фотолар- туган як музее архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев