Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әдәби сәгать кысаларында

Район үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим урта мәктәбе укучылары белән әдәби сәгать уздырды

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен район үзәк китапханә хезмәткәрләре "Халыкның тере чишмәсе» әдәби сәгать  оештырды. Укучылар Татарстанның танылган балалар язучылары иҗаты белән таныштылар. Китапханәчеләр татар язучыларының биографиясе һәм иҗатының кызыклы битләрен күрсәтүче слайд - презентация әзерләп балаларга тәкъдим иттеләр. Чарага «Әдәби Татарстан» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда китапханә фондыннан матур, төсле китаплар тәкъдим ителде. Очрашуны алып баручы китапларга күзәтү ясады, ә балалар язучыларның яраткан әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыдылар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар төрле жанрлардагы сәнгать әсәрләре:  хикәяләр, шигырьләр һәм әкиятләр. Алар барысы да укучыларга күңел  җылысы бирә, аларны энергия һәм яхшылык белән тулыландыра.

Фото - район үзәк китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев