Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ачышлар өчен үсеш ноктасы (+фоторепартаж)

Олы Чакмак мәктәбендә “Үсеш ноктасы” ресурс үзәге ачылды

2019 елдан районыбыз мәктәпләрендә цифрлы-гуманитар юнәлештә белем бирү үзәкләре ачылса, табигый-фәнни һәм технологик профильле “Үсеш ноктасы” ресурс үзәкләре авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында 2021 елдан башлап төзелә. Бу эш “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проектын гамәлгә ашыру максатын күз алдында тота.
Ресурс үзәкләре сыйфатлы белем бирү өчен шартлар тудыра, укучыларның белем киңлекләрен табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләрдә киңәйтеп, физика, химия, биология кебек уку предметлары буенча үзләштереләсе материалны гамәли яктан ныгытырга, алар буенча проект эшләре башкарырга мөмкинлек бирә.
Мондый төрдәге белем бирү үзәкләре районыбызда моңа кадәр урта мәктәпләрдә ачылса, быел, төп мәктәпләрдә беренчесе булып, Олы Чакмак мәктәбендә эшләп китте. Бу юкка түгел. Данлыклы мәктәптән халык язучысы Фоат Садриев, атказанган мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, табигать фәннәрен югары дәрәҗәдә үзләштергән шәхесләр дә үсеп чыккан. СССР кинематографиясе отличнигы Өлфәт Ахунов, Татарстанның атказанган нефтьчесе Таһир Хәбибуллин, Татарстанның атказанган табибы Камбәр Хәбибуллин, техника фәннәре кандидаты Наил Галимов, Татарстанның атказанган төзүчесе Хәмит Галимов һ.б. бик күп күренекле авылдашлары белән хаклы горурлана олычакмаклылар.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 сентябрь санында танышырга була 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев