Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Юбилярга 90 яшь

Мөслим авылында яшәүче Раина Минһаҗева бүген 90 яшен билгеләп үтә

Юбилярны бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәм ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов килде. Кунаклар РФ Президентының котлавын җиткерде һәм район башлыгы исеменнән шәлъяулык бүләк итте.

Раина апа лаеклы ялга кадәр хезмәт куйган электр элемтәсе узелы – "Таттелеком"ның Мөслим бүлеге җитәкчесе Марсель Әһлиев та бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде.

Раина апа авыр хезмәт юлы үтсә дә, яшәү дәртен югалтмаган, җитезлеге белән сокландырып яши. "Чисталык, тәртип яратам", – ди. Балаларына гына түгел, оныкларына да хезмәт тәрбиясе биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев