Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Укытучыдан да абруйлы һөнәр юк

Укытучыга таләпләр дә югары булып кала.

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар өлеше тантаналы линейкадан башланды. 
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында сафка тезелгән педагоглар, укучыларның иҗтимагый берләшмәләре активистлары район башлыгы Альберт Хуҗинны, конференциядә катнашучы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Лилия Сәхбиеваны һәм башкаларны сәламләде. Линейка быел мәктәпләрдә гамәлгә керәчәк атрибуттан – илебез һәм республика байракларын күтәрүдән, гимннар башкарудан башланды. 
Линейкадан соң конференциядә катнашучылар мәктәпләрнең күргәзмәләре белән танышты. 
Август киңәшмәсе “Цифрлаштыру һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын арттыру” темасы астында үтте. Ул юбилейларын билгеләп үтүче, лаеклы ялга китүче педагогларны хөрмәтләү белән ачылды. 17 ветеранга быел алмашка биш яшь белгеч кайткан. Аларның берсе гимназиядә физика укытачак, берсе Баланлы мәктәбенә инглиз теле укытучысы итеп билгеләнгән, өчесе район үзәгендәге “Күбәләк” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләячәк. 
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллинаның доклады муниципаль мәгариф системасы үсешенә багышланды. Җитәкче узган уку елына җентекле анализ ясады, алдагы чорга конкрет бурычлар билгеләде. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының өстәмә һөнәри белем бирү институты методисты Елена Гыймазова яңартылган стандартлар белән таныштырды. Башлангыч сыйныфлар укытучылары Зөлфия Галимәрданова һәм Алсу Зиазова чыгыш ясауның үзенчәлекле ысулын файдаланды – залда утыручылар укучы сыйфатында аларның эш алымнарын практикада күрсәтүдә катнашты.
Гимназия укытучысы Айрат Шәрифуллин, киңәшмәнең темасын тулырак ачып, гимназиядә цифрлы тирәлек формалаштыруның барышы хакында сөйләде. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге әйдәүче консультанты Лилия Сәхбиева Мөслим районы өчен узган уку елы уңышлы булды дип билгеләп үтте һәм милли мәгариф өлкәсендәге уңышларны да ассысызыклады. Министрлык вәкиле яңа уку елында булачак яңалыкларга тукталды. 
– Бүген дә укытучыдан да абруйлы һөнәр юк. Аларга карата таләпләр дә югары булып кала, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. Ул мәгариф өлкәсенә зур ярдәм өчен республика җитәкчелегенә һәм фидакарь хезмәтләре өчен педагогларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Конференция үз эшен резолюция кабул итү белән төгәлләде. Соңыннан бертөркем хезмәткәрләргә республика һәм район дәрәҗәсендәге бүләкләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев