Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Түбән Табын авыл җирлеге сессиясе

Авыл җирлекләре башлыклары халык алдында узган ел башкарылган эшләргә хисап тота.

Быел шундый беренче җыелыш Түбән Табын авыл җирлегендә үтте.
Анда район башлыгы Альберт Хуҗин, аның урынбасарлары, “Туган як” агрофирмасы һәм полициянең участок уполномоченные вәкилләре катнашты.
Авыл җирлеге “Түбән Табын” дип аталса да, ул авылда мондый олы җыелышлар булмый, чөнки анда халык күпләп җыелырлык урын юк. Шуңа күрә җыеннар бер елны – Югары Табында, икенче елны Тугашта үтә. Быел чират Тугашта иде. Күп авылларда мәдәният учаклары яңартылды, кызганыч, Тугаш мәдәният йорты хакында алай дип әйтеп булмый – монда берни дә үзгәрмәгән, капиталь ремонт “җилләре” аны читләп узган икән. Авыл мәдәният йортында сизелерлек суык булса да, хуҗалар чарага килүчеләрне бик җылы кабул итте.
Гадәттәгечә, иң элек сәхнә З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты үзешчәннәренә бирелде. Концерттан соң сүзне Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов алды.

Җирлек бик зур – аңа алты авыл керә. Тик халык даими рәвештә яшәгән ихаталар саны гына куандырмый – нибары 304 йортта гына тормыш кайный.
Дөрес, сезонлы яшәүчеләр дә бар (алары җәйләрен 99 йортка ямь кертә). Халык ихатасында мал-туар асрый, тиешле таләпләрне үтәгәннәр шуның өчен дәүләт субсидияләреннән файдалана. Шунысы кызганыч, соңгы ике елда дәүләт кош-корт өчен субсидияләргә акча арттыра алмаган. Җирлектә Илнур Шиһапов һәм Раилә Мөхәмәтдинованың крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.
Пай җирләренең күп өлеше “Туган як” агрофирмасында арендада. Әмма агрофирма пай өчен түләүләрен әле һаман башкарып бетермәгән. – Җирлектә агрофирма булу башка бик күп проблемаларны уңай хәл итәргә булыша, – ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов. – Шулай ук барлык чаралар да агрофирманың матди ярдәме белән үтә.

Хәрби исәп-мобилизация буенча җирлектә барлыгы 121 кеше исәптә тора.
Узган ел җирлек халкыннан 455 мең сум 150 сум үзара салым җыелган. Югары Табын авылы мәчете – 50 мең сум, Түбән Табын мәчете 20 мең сум керткән.
Тугаш һәм Түбән Табын авыл зиратларыннан металл калдыклары сатылып, 75 мең сум үзара салым исәбенә кертелгән. Шулай итеп хөкүмәт ярдәме белән 3 миллион сум үзара салым акчасы туплый алган җирлек. Бу суммага башкарылган эшләрнең барысы да – халык күз алдында. Бу хакта узган ел ахырында газетабызда тәфсилләп язылды. Кабатлап тору кирәк түгелдер. Ә, гомумән алганда, җыелышта катнашучылар тарафыннан авыл җирлеге башлыгы хезмәтенә уңай бәя бирелде, аның эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды. Агымдагы елга авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, чаралар үткәрү өчен ял паркы булдыру һәм җирлек өчен башка әһәмиятле бурычлар куелды. Болар өчен, әлбәттә, үзара салымның вакытында җыелып, тапшырылуы кирәк. Җирлектә ул 700 сум дип билгеләнгән.
Авыл җирлеге активисты Расих Әхтәмов яшәү өчен шартларның яхшы булуын, шулай да башкарасы эшләрнең байтак булуын билгеләп үтте. – Эшне башкару өчен, беренче чиратта, акча кирәк. Карап торганыбыз шул үзара салым инде. Аны арттырып алу өчен вакытында җыеп тапшыру мөһим, – диде ветеран. – Үзара салым программасыннан аермасын иде. Шушы программа гамәлдә булганда авыл җирлеген рәтләп калырга кирәк.
Район башлыгы белән очрашудан файдаланып, Тугаш белән Маҗын арасындагы юлны эшләп бетерү, Мөслим – Яр Чаллы трассасында иминлекне тәэмин итү чарасын күрү, Тегермәнлектә газүтгәргеч торбаларны буяу кирәклеген искәрттеләр һәм Түбән Табын авылы халкының да клубка йөрисе килүен әйттеләр.

Мөнирә Арсланова

Динар Нуретдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев